Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиноводан Тачаевлар гаиләсе «Нечкәбил-2022» республика бәйгесе җиңүчесе

Лилия Тачаева бронза медальгә лаек булды.

Конкурс агымдагы елның язында башланган иде. Бәйге турларында һәр гаилә биремнәрне үти – үз-үзеңә презентация ясый, иҗади номерлар күрсәтә, традицион гаилә ризыгы әзерли һәм башкалар. Моннан тыш гаилә ярты ел дәвамында хәйрия чараларында катнашырга тиеш була.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Тачаевлар гаиләсе мактаулы III урынга лаек, ә С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе хореографы Лилия «Энҗе Нечкәбил-2022» титулына ия булды.

-Көндәшлек көчле иде. Нинди генә һөнәр ияләре катнашмады. Без гаиләбезнең сценарийны үзебез мөстәкыйль язып, презентацияне күрсәтеп, югары бәя алуыбыз белән горурланабыз. Шушы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм иткән һәркемгә –Яшел Үзән районы һәм Осиново җирлеге җитәкчелегенә, гимназия коллективына, «Бәрмәнчек» коллективы артистларына һәм минем яраткан «Алтын» бию ансамбленә рәхмәт белдерәсебез килә, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Лилия.

Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев