Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновода яз моңнары яңгырады

12 мартта Осиново мәдәният йортында районның “Язгы моңнар 2020” (“Весенние наигрыши”) үзешчән-сәнгать фестиваль-конкурсы “Еллар аша Җиңү яңгырый” темасы астында старт алды.

Осиновалыларның программасы ике бүлектән - “На привале” театральләштерелгән күренеш һәм Халык-ара хатын-кызлар көненә багышланган концерттан тора иде.
Осиново авыл җирлеге башлыгы Альберт Сәлимов, районның мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Гайниев, “Әйшә” үзәкләштерелгән мәдәният берләшмәсе директоры Светлана Ульданова-Баязитова һәм башкалар чараның кунаклары булдылар.

Безнең мәдәният йорты үзешчәннәренең концертларында һәрвакыт булган кебек, бу юлы да зал тулы иде. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән каршыланды, вокалистлар Татьяна Ефремова, Рәмис Фәесханов, Эмилия Әһлиуллина, Милена Чернова, Гөлназ Мәмәдиева, Арина Герасимова, Наилә Магизова һәм Илнур Вафин һәркемнең күңеленә хуш килде.
Нәфис сүз осталары Зөлфия Гайнуллина, Салават Айзатуллов, Дарья Погребняк, Мәдинә Гыйззәтова һәм Камил Мөхәммәтшин чыгышы тамашачыларның иң нечкә хисләренә кагылды.
Һәм, әлбәттә, "Алтын" Халык бию ансамбле концертның күркәм бизәге булды. Балаларның һәр чыгышы көчле эмоцияләр уятты - зал алкышлардан яңгырады. Ә "Ивушка" халык хоры, улларын сугышка озатучы әниләр ролендә чыгыш ясап, күп кенә тамашачыларны еларга мәҗбүр итте.

Конкурс программасында катнашучыларның барысына да, иҗади идеяне тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен, һәм бәйрәмне әзерләүдә катнашуга үз өлешләрен керткән иганәчеләргә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев