Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновода “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе (+фотолар)

 Безнең республикабызда инде тугызынчы  ел "Мин татарча  сөйләшәм!" акциясе киң колач белән үткәрелә. Безнең  С.К.Гыйматдинов  исемендәге Осиново гимназиясе дә  акциядән читтә калмый, ел саен бу чара  зур әзерлек белән уздырыла.  Акциянең максаты - гимназия һәм авылыбызда  татар теленең кулланылышын киңәйтү.  "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе гимназия укучылары  арасында зур  кызыксыну уятты. ...

 Безнең республикабызда инде тугызынчы  ел "Мин татарча 

сөйләшәм!" акциясе киң колач белән үткәрелә. Безнең  С.К.Гыйматдинов 

исемендәге Осиново гимназиясе дә  акциядән читтә калмый, ел саен бу чара 

зур әзерлек белән уздырыла.  Акциянең максаты - гимназия һәм авылыбызда 

татар теленең кулланылышын киңәйтү.

 "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе гимназия укучылары  арасында зур 

кызыксыну уятты. Укучылар һәм укытучыларыбыз почта, даруханә, 

амбулатория, китапханә, балалар бакчасы, транспорт һәм кибетләрдә 

авылдашларыбыз белән татарча аралаштылар, аларга эмблема, буклет һәм 

сүзлекчәләр тараттылар. Иң сөендергәне шул : татар булмаган милләт 

кешеләренең дә татар теленә уңай мөнәсәбәте булды. Бу - республикабызда 

алып барылган дөрес сәясәтнең нәтиҗәсе дә. Безнең авылыбызда да төрле 

милләт кешеләре үзара дус һәм тату яши. Урыс һәм башка милләт вәкилләре 

укучылар белән ихластан  әңгәмә кордылар, үзләренең ни дәрәҗәдә татар 

телен аңлауларын күрсәттеләр. Иң мөһиме: укучыларыбызның күңелләре 

күтәренке булды, йөзләрендә елмаю балкыды.

Моннан тыш әле гимназиябездә   җыр, шигырь, рәсем, инша бәйгеләре 

һәм кызыклы кичәләр үткәрелде, стена газеталары чыгарылды.

 Без үзебез көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алачакбыз. 

Милләтебезнең киләчәге - безнең кулларда!

Гөлгенә Корманова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев