Осиновода газ шартлаудан зыян күргән йортта яшәүчеләргә яңа фатирлар биреләчәк
Бу хакта Осиновода узган хисап сессиясендә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев җиткерде.
- Бу балә декабрьдә булды. Белгечләрне чакыртмыйча, үзлектән газ тоташтыру нәтиҗәсендә, күп фатирлы йорт зыян күрде. Мохтаҗларга районның маневр фондыннан торак бирелде, матди ярдәм күрсәтелде. Корылманы куркынычсызлык максатларында сүтәргә карар ителде. Быел Осиновода 96 фатирлы яңа йорт төзелә башлаячак, шул исәптән, зыян күргән йортта яшәүчеләргә дә биреләчәк, - диде Афанасьев.
Билгеле булганча, җир участогы күп профильле поликлиника янында сайлап алынган, хәзер техник документация әзерләнә.
Шулай ук, Афанасьев быел Осиновода мәдәният йортын һәм Гыйматдинов исемендәге гимназияне капиталь ремонтлау планлаштырылуы турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев