Осиновода "Безнең ишегалды" программасы эшли
24 ишегалдында барган ремонтлауның торышы белән Михаил Афанасьев танышты. 2020 елда "Безнең ишегалды" республика программасына җирлекнең 24 ишегалды территориясе эләкте, калганнары 2024 елга кадәр ремонтланачак. Программаны гамәлгә ашыру 5 елга исәпләнгән.
- Безнең ишегалдында бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Хәзер инде барысын да асфальтладылар, тротуарлар ясадылар - бу безнең өчен шатлык, - дип каршы алдылар район җитәкчесен Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 9нчы йорт ишегалдында.
Күрше ишегалдында шундый ук хәл. Ишегалдына асфальт җәелгән, халык канәгать. Барлык эшләр вакытында башкарыла. Тротуар салганнан һәм юл өслекләрен ремонтлаганнан соң, төзүчеләр ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә керешәчәкләр. Халык үз чиратында булдыра алганча ярдәм күрсәтергә әзер - үз ишегалларына чәчәкләр, куаклар һәм агачлар утыртырга.
Шулай ук район җитәкчесе яңа спорт залы төзелешен карады. Файдалануга тапшырылганнан соң монда мини-футбол, баскетбол, волейбол, зур теннис, бокс буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла, тренажёрлар урнаштырылачак. Зал Осиново спорт тормышы үзәге булырга вәгъдә итә.
Новониколаевка бистәсендә Михаил Афанасьев яңа төзелүче "Умка" балалар бакчасында булды, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең әзерлеген югары бәяләде. Хәзер монда бизәкләү эшләре алып барыла. Республика көненә балалар бакчасын ачу планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев