Осиново спортчылары волейбол мәктәп лигасы республика ярышларында "бронза" яулады
Осиновоның Карпов исемендәге лицей волейболчылар командасы республика уеннарының финал этапларында уңышлы чыгыш ясады һәм мәктәп лигасының өченче урынына лаек булды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин осиноволыларны лаеклы "бронза" белән котлады, кубок һәм спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды.
Балаларны һәм команданың тренеры Әлфия Миноярованы котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев