Осиново бистәсендә һәлакәт: исерек йөртүче һәм пассажиры вафат булган (+фото)
Осиново бистәсендә, "Салават күпере" торак комплексындагы Осиновская урамындагы 14 нче йорт янында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Юлда "Шевроле Лачетти" һәм "Нива" машиналары бәрелешкән. Шаһитлар әйтүенчә, иртәнге һәлакәт "Шевроле Лачетти" машинасы белән идарә итүченең исерек булуы аркасында килеп чыккан. Ул башта бистә буйлап җилдергән, аннары юлның каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, үзенә корбан итеп "Нива" машинасын "эзләп тапкан". Йөртүченең исерек булу-булмавын экспертиза ачыклаячак.
Һәлакәт аркасында 3 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аның берсе - "Шевроле Ласетти" йөртүчесе урында ук вафат булган. Аның машинасындагы пассажир - 37 яшьлек ир-ат хастаханәдә җан биргән. "Нива" машинасының шоферы - 38 яшьлек ир-ат уртача авырлыкта тән җәрәхәте белән Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә озатылган.
Чыганак - http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев