Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиново бистәсендәге фатирда янгын чыккан

02.09. – 08.09. атнасында янгын сүндерүчеләр 16 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 3есе ялган булган. 2 тапкыр эчке эшләр бүлеге белән хезмәттәшлеккә, 1 юл һәлакәтенә барганнар. 7 янгын очрагы теркәлгән.

Яшел Үзән шәһәренең Привокзальная урамыннан ерак түгел Идел елгасы яр буенда 55 м² мәйданда үлән, Осиново бистәсенең Светлая урамында 6 м² чүп-чар янган. Янгын сүндерүчеләр утка торак биналарга үрләргә юл куймаган.

771нче чакрым тимер юл тукталышы янында ылыслы агач бүрәнәләре төягән йөк поездының беренче вагоны яна башлаган. 5 м² бүрәнәгә зыян килгән. Ут чыгуның сәбәбе – усал ният белән мөлкәтне юк итү, кеше сәламәтлегенә зарар китерү өчен махсус эшләнгән корткычлык дип фаразлана.

Осиново бистәсенең Марат Әхмәтшин урамындагы йортта янгын икенче каттагы бер бүлмәле фатирда электр җиһазларын урнаштырганда кагыйдә үтәмәүдән һәм дөрес кулланмаудан чыккан. 4 м² мәйданда стеналар һәм түшәм янган. Җан ияләреннән зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев