Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиново бистәсендәге янгында 37 яшьлек ир-ат һәлак булган

Бүген көндез Үзәк урамында 3нче йортның икенче катындагы фатирларның берсендә янгын чыга.

Төтенне күршеләр күреп ала. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатир эчендә янган диванда ир-атны таба. Аны урамга алып чыгалар, ләкин табиблар зыян күрүчене коткарып кала алмый.

ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең беренчел мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе - тәмәке тартканда саксызлык.  

Ел башыннан бу Яшел Үзән районында янгында һәлак булган 10нчы кеше.  Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары янә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, исерек хәлдә торак урыннарда тәмәке тартуны булдырмау кирәклеге турында искә төшерә. Ут белән сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев