Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Осиновалының «Лада Гранта» машинасын урлаганнар

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 32се – шәһәрдә, 7есе районда булган. 13 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 20 урлау, 12 мошенниклык, 1 тапкыр корал табу, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 очрак теркәлгән.

Королев урамындагы спорт товарлары кибетеннән 9999 сумлык товар урлап чыкканнар. Моның буенча Волжскида яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз тотылган.

Осиновоның Гайсин урамындагы 9нчы йорт парковкасыннан 28 яшьлек хатын-кызның «Лада Гранта» автомобилен урлап киткәннәр. 450000 сумлык зыян китерелгән. Моның буенча Казанда яшәүче 18 яшьлек егет шик астына алынган.

Әйшәнең Озерная урамында «Киа-Рио» автомобилен туктатканнар. Тоткарлау барышында пассажиры – 36 яшьлек васильеволы наркотик матдәле зип-пакетны ыргыткан. Анда 1,63 грамм «мефедрон» булган. Бу машинаның йөртүчесе – 42 яшьлек васильеволы да наркотик матдә салынган сигарет пачкасын ыргытып, җаваплылыктан котылмакчы булган. Наркополицейскилар моңа охшаш очраклар белән еш очраша, шуңа күрә мондый гамәлләр аларга ят түгел. Хәйләләре тиз фаш ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев