Осиновада яшәүче ир-атның көпә-көндез бармагыннан сапфир кашлы йөзеген урлаганнар
28 июль – 3 августта эчке эшләр бүлегендә 38 җинаять теркәлгән.
Шуларның 29ы – шәһәрдә, 9ы районда булган. 4 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 20 урлау, 15 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән.
Осиновода яшәүче 42 яшьлек ирнең, Татарстан урамындагы беседкада исерек килеш йоклап ятканда, бармагыннан сапфир кашлы алтын йөзеген, чалбар кесәсеннән мобиль телефонын, банк картасын талап алганнар.
55 яшьлек яшел үзәнленең, билгесез затлар, акчасын куркынычсыз исәптә саклау белән алдап, 1550000 сум акчасын урлаганнар.
Яшел Үзәндә яшәүче 52 яшьлек иргә билгесез затлар Телеграм канал кушымтасы аша инвестицияләү юлын тәкъдим иткән. Моңа ышанган ир нәтиҗәдә 3885000 сум акчасыннан колак каккан.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев