Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

ОСАГО бәяләре Татарстанда ил буенча уртача күрсәткечтән югары

Гыйнвар-март йомгаклары буенча Татарстан ОСАГО полисларының иң югары бәясе булган төбәкләр исемлегенә керде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Республикада иминиятләштерүнең уртача бәясе 9 мең сумга җитте, бу ил буенча уртача күрсәткечтән югары. Мондый мәгълүматлар ТАСС хәбәр агентлыгы тарафыннан «Финуслуги» финанс маркетплейсына сылтама ясап китерелә.

Полислар тик берничә төбәктә генә кыйммәтрәк булып чыкты: Новосибирск өлкәсендә – 13,7 мең сум, Ингушетиядә – 10,8 мең, Хабаровск краенда – 9,8 мең сум.

Гомумән, Россия буенча ОСАГОның беренче кварталдагы уртача бәясе 7,2 мең сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,8% ка арткан.

Аналитиклар мәгълүматлары буенча, илдә ешрак Lada маркасы автомобильләрен иминиятләштерәләр – барлык рәсмиләштерелгән полисларның 21,1% ы шул маркага туры килә. Аннары Toyota (өлеше 10,7%) һәм Hyundai (6,5%) бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев