Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ОРВИ симптомнары аркасында Татарстанның 10 меңнән артык укучысын дәресләрдән читләштергәннәр

Иртәнге фильтрда укучыларның температурасын тикшерәләр.

Татарстанда уку елы башыннан ОРВИ симптомнары булган 10 меңнән артык укучыны мәктәпләргә кертмәгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“Уку елы башыннан 10 мең 47 бала фильтрлар аша читләштерелде”, - дип билгеләп үтте спикер.

Узган тәүлектә Татарстан мәктәпләренең 100 укучысы дәресләргә кертелмәде, дип ачыклык кертте республика кулланучылар күзәтчелеге вәкиле.

Иртән Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри фильтр уздырыла, анда балаларның тән температурасын һәм ОРВИ симптомнары булуын тикшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев