Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Орлык-суганны утырту серләре

Бер әбидән суган сатып алдым, «чернушка»ны түгел, утырту өчен. Монда сортның әһәмияте юк. Шул әбекәй миңа суган утырту серләрен ачты.

Суганны киптерәм һәм атна буе 20-25 градуста тотам. Утыртыр алдыннан өч сәгать тозлы суда тотам - бер литр суга 1 аш кашыгы.
Аннары юам да 2 сәгатькә марганцовкалы суга салам. Микробларны һәм авыруларны үтерү өчен ике сәгать җитә. Тагын юам, азрак кына киптерәм һәм юеш буразнага утыртып чыгам. Буразнага ком сибеп чыгарга да онытмаска кирәк. Суганым эре була, бервакытта да ук җибәрми. Әлеге әбигә ел саен рәхмәт укыйм.
Гөлсинә Хаҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев