Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Организмны чистарту өчен үлән чәе

40 көн ураза тотып организмны чистартуны алмаштыра торган үлән чәйләре бар.

Чәй составына кергән үләннәр организмдагы майны тарката, матдәләр алмашын яхшырта, кан тамырларын чистарта, аларны тагын да сыгылмалырак итә. Ә бу, үз чиратында, шешләрне, стенокардияне, инфаркт һәм склерозларны кисәтә. Баш шаулавы бетә, күз күреме яхшыра.
Аптека ромашкасы чәчәкләре - 100 гр;
Сары мәтрүшкә (зверобой) - 100 гр;
Үлмәс гөл - 100 гр;
Каен бөресе - 100 гр.
Барлык компонентларны бергә бутап, кофемолкада ваклыйсыз. Катнашманы нык итеп ябыла торган эмаль яки фарфор савытта саклыйсыз.
Сыеклыкның яңа порциясен көн саен ясагыз: 1 аш кашыгы катнашманы 500 мл кайнар суга саласыз да 20 минут чәй кебек төнәтәсез. Аннары сөзеп, иртән һәм кич ашарга 15-20 минут кала, 1әр стакан эчәсез, артыннан 1 чәй кашыгы бал (юкәнеке булса, бигрәк тә яхшы) кабып куярга кирәк.
Төнәтмәне 400гр катнашма беткәнче эчәргә. Организмны бары тик 5 елдан соң гына шулай нык итеп чистартырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев