Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Организм аерым игътибар сорый

Кыш үтте. Грипп һәм ОРВИ сезонына «пока» әйтеп, җиңел суларга вакыт. Тик табиблар бик үк «җиңел сулап» җибәрергә кушмый шул. Язгы җылытуның үз тозаклары бар икән бит.

1 тозак: җиңелчә киенү теләге. Кыш бик озак тоела һәм календарьда 1 мартны күрү белән җылы өс киемен, башлыкны тизрәк саласы килә. Тик шуны онытмагыз, аз гына суык та кан тамырларының кысылуына китерә. Ә бу үз чиратында сулыш юлларындагы лайлалы тышчаны кан белән нормаль тәэмин итүне боза һәм иммунитет күзәнәкләренең тупланышын киметә.
2 тозак: вируслар да язны ярата. Яз көне грипп һәм ОРВИ белән авыру мөмкинлеге, елның суык вакытына караганда да күбрәк икән. Чөнки вируслар активлаша һәм тизрәк тарала. Һава температурасы -3°С, +5°С һәм югары дымлылык - грипп һәм ОРВИ вирусларына яшәү өчен менә дигән шартлар.
3 тозак: әлегә иммунитет уянмаган. Озын һәм салкын кыштан соң организм витаминнарга кытлык кичерә. Шуңа күрә кешенең иммун системасы нәкъ менә язын бигрәк тә зәгыйфь. Аны ныгыту өчен сыер бавыры, диңгез продуктлары (диңгез кысласы, мидия, кальмар), тәмләткечләр (имбир, канәфер, дарчин, кардамон, дәфнә яфрагы, керән) сезнең менюда булырга тиеш.
4 тозак: җәй сезонына ныклы әзерлек. Матур булып күренү теләге һәркемдә дә бар. Тик шулай да бик кискен рәвештә гантельләргә тотынып, йөгерә башламагыз. Җайлап кына дөрес тукланудан һәм җиңелчә физик күнегүләрдән тотыныгыз.
5 тозак: профилактик процедуралар турында оныту. Кышның үтүе - профилактик чаралар турында онытыр­га ярый дигән сүз түгел. Шәхси гигиенаны тагын да арттыру хәерле: кулларны еш юарга тырышыгыз, кулларыгыз белән күзгә, биткә азрак кагылыгыз. Бу вирусны организмга эләгүдән аз булса да саклар. Тик даими чыныгу һәм чиста куллар да сезне язгы тозактан саклап бетерә алмый!
6 тозак: салкын тиюгә җиңел караш. Бик күпләр, салкын тиюне гади авыруга санап ялгыша. Ул шулай ук ОРВИга керә һәм аның белән төрлечә авырырга мөмкин. Шуңа күрә, иң беренче билгеләрен сизгәч үк табибка мөрәҗәгать итәргә һәм организмга нәтиҗәле ярдәм итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев