Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Операция өстәлендә үлгән

Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 22 җинаять теркәлгән. Шуларның 13е - шәһәрдә, 9ы районда булган. 12 җинаять ачылган, 6сы - "кайнар эздән".

Кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу буенча 1 очрак, 1 юлбасарлык, 15 урлау, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт, 3 мошенниклык, 1 хулиганлык теркәлгән.

Свобода урамында ызгыш чыгу аркасында беркайда да эшләмәүче 34 яшьлек хатын 36 яшьлек ирнең корсагына пычак кадаган. Ир үзәк район дәваханәсендә операция өстәлендә алган җәрәхәтеннән үлгән.

Королев урамындагы кибеттән элек хөкемдә булган 45 яшьлек ир ашамлыклар урлаганда тотылган.

Бу атнада да мошенниклык очраклары теркәлгән. 89 яшьлек әбине дә телефон аша алдамакчы булганнар. 15 мең сум акча сораган булганнар.

47 яшьлек хатынга да төн уртасында билгесез зат шалтыратып ялганлап 10 мең сум акчасын алмакчы булган. Бу очракта да хатын ялганга ышанмаган.

Ә менә 22 яшьлек студент кыз сайт аша ноутбук сатып алганда алданган. Карта аша исәп-хисап счетына 94284 сум акча күчергән.

Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында "Лада-Гранта" автомобилен туктатканнар. Аның салонындагы 25 яшьлек пассажир кызда наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев