Оныклар хәтерендә нык саклансын
Яшел Үзәндә "Үлемсез" полк акциясендә катнашкан 14нче лицейдан Рината Зарифуллина карт бабасы турында күп белмәсә дә, фотосын кадерләп алып чыккан.
-Ул минем бабайның әтисе - Алексей Хафизов. Әмма исеме аның татар исеме булган. Алексей итеп сугышта үзгәртеп язганнар, - дип сөйли ул.-Карт бабаемны бик белмәсәм дә, киләчәктә аның турында мәгълүматны күбрәк тупларга җыенам. Ул кайда хезмәт иткән? Хатлары сакланганмы-юкмы?
Сугышта безнең тынычлык өчен башларын салган туганнарыбыз турында күбрәк белергә дә ярдәм итә бу традицион акция.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев