Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оныгым улыма бөтенләй охшамаган

...Шушы хатым аша күңелемдәге уйларым белән уртаклашырга булдым.

Бәлки кәгазь битенә язгач, рәхәт булып китәр, күңелдәге авыр нәрсәләр таралыр...

Улым инде бер өйләнгән иде. Беренче хатыны Венера бик начар булды. Юк, теге каенана усаллыгы белән әйтүем түгел, чынлап шулай иде. Улымның аны нинди сәбәпләр аркасында сайлавын әлегәчә аңлый алмыйм. Тырнаклары, мин сиңа әйтим, бармагы озынлыгы булгандыр, чәчләре арт санына чаклы итеп өстәп ясатылган – үзенеке түгел, кашлары чабата хәтле итеп буятылган, керфекләр озынайтылган, үзе колга буе. Карап торырга да күңелсез инде менә.

Өйләнүен, тегесе балага уздым, дигәч өйләнде инде. Тик туйдан соң балалары төште, ярты елдан аерылыштылар. Ярар, Венераның тышкы кыяфәтенә күндем инде бераздан, ә бит характеры да әшәке иде. Һавалы, киребеткән, үзсүзле, улыма гел каршы дәшә иде. Мин хәтта бу уңайдан аның белән сүзгә дә килдем. Ә ул олылар сүзен тыңлыйсы урынга, әрләшә. Алар өйләнешкәч, мин кайгыга баткан идем, ә аерылышкач – сөендем.

Минем улым чибәр, озын һәм зифа буйлы, бөтен җире килгән. Хатынының да аңа тиң булуын теләдем. Тик, очрашып йөргән кызым бар, дисә дә озак кына ул безне беркем белән дә таныштырмады. Рас безнең белән таныштырмый, мөнәсәбәтләре җитди түгелдер димәк, дип уйладык.

Кызым абыйсының социаль челтәрдәге фотоларын күрсәтте, ул анда бер мөлаем гына кызны кочкан иде. Әйбәт кызга охшаган, артык яшь күренә, ә болай ярыйсы. Тагын бер кат карап чыктым да фотоларын, бер-берсен ярата болар, дигән нәтиҗә ясадым. Димәк, тиздән танышырга алып кайтачак.
Шулай булып чыкты да. Берәр айлап узгач, таныштырды. Ләйлә бик ягымлы, итәгатьле – улыма менә шундый хатын кирәк тә. Бер күрүдә яраттым мин ул кызны! Улым турында кайгырта, миңа булыша, кызым белән дә уртак телне тиз тапты. Улым белән янәшә дә бик матур күренәләр.

Әмма яшь арасы гына зур. Ләйләгә нибары егерме, ә улыма инде утыз ике була. Кызның үзе бу аермага исе китми, без бит кешенең яшенә түгел, үзенә гашыйк булабыз, ди. Шөкер иттем инде мөнәсәбәтләренә, бәлки өйләнешеп тә куярлар әле, дип өметләндем. Бервакыт улым шалтыратып, Ләйлә белән араларын өзүен әйтте. Алай ук борчылмадым, дуслашачакларына нигәдер ышандым. Улымның характеры, әтисенеке кебек, кем әйтмешли, не сахар. Шуңа Ләйләнең йомшак булуына да сөенгән идем. Чөнки аңа еш кына улыма юл куярга туры киләчәк. Ә инде улым ниндидер фикергә килгән икән, аннан кире кайтарам димә. Йә килешәсең, йә хуш-сау бул. Ә бу кыз аның инде ничектер җаен да тапкан, хәтта хаклы булмавын аңларга да өйрәткән иде. Дуслаштылар.

Язылышуларына бик шатландым. Шундый әйбәт тагын бер кызым барлыкка килде гаиләдә. Улым да яшь хатыны белән горурлана. Тиздән шатлыклы хәбәр дә җиткерделәр – тиздән оныгыбыз туачак. Йөклелеге авыр узды, баланы озак һәм газаплар белән тудырды (киленем белән бергә бардым бала табарга). Мин аны хатын-кыз буларак бик жәлләдем, тик нишлисең, табигать шулай яраткан.


Ир малай оныгым туды! Әй, шатландым! Ә баланы күргәч, коелып төштем – ул бөтенләй дә минем улыма охшамаган. Шул мизгелдә Ләйләне күрәалмас булдым. Ул минем улыма хыянәт иткән һәм чит кешедән бала тапкан! Күзләре зәңгәр, чәче ак, борыны почык. Ну, ярар, Ләйләнең күзләре зәңгәр, ә бит аның да чәчләре коңгырт, ә андый борын каян килгән?


Карадым да, бу баланың минем онык түгеллеген аңладым. Бала тудыру йортыннан шул минутта ук кайтып киттем, киленемне котлыйсым да килмәде. Улыма шалтыратып, аның тәти хатынының башкадан бала табуын хәбәр иттем. Аның исе китте, мондый фаразлар кайдан башыма килүен сорады. Мин аңа сөйләдем, ул көлде генә. Менә, тиле, кызык тапты. Хатыны аңа мөгез куя, ә аңа күңелле.
Улым баласын үземә охшаган, ди. Ә Ләйлә бөтенләй барлык нәрсәгә шатлана, аның шулай үзенә ышануына җенем котыра башлады. Онык белән безгә килделәр, ә минем аңа карыйсым да килми. Минеке түгел, и все! Бервакыт бик ачуым чыкты да, киленгә барысын да әйттем. Баласын алды да, иренең килеп алганын да көтеп тормады, такси белән өенә кайтып китте. Улым бу хәлне белгәч, миңа бик ачуланды. Мин аңа күзен ачам, ә ул борын чөерә! Шундый хатыныннан йөз чөерсен иде, әнә! Аерылышырга кирәк, ә аның бөтен капризларын үтәп торырга түгел, үзенә курчак тапкан да, шатлана.

Өченче көн Ләйлә ниндидер кәгазьләр күтәреп килде. Минем аларны кулыма да аласы килмәде, өстәлдә калдырды да, китте. Аннары ирем карагач, ДНК тестлары, диде. Анда улым чынлап та баланың әтисе дип язылган. Ә мин барыбер ышанмыйм, ул тесттан ни мәгънә?! Ана йөрәген, ничә сум торуына карамастан, ниндидер тестлар белән алдап булмый!

Менә шул корт кереп утырды эчемә, хет теләсә нишләт, минем онык түгел! Язуын яздым да, бер дә тынычланмадым әле, киресенчә, киленемә ачуым тагын да кабарды. Газета укучылар арасында төпле киңәш бирергә теләүчеләр булса, рәхмәтле булачакмын. Ялгышаммы икән әллә...

Райондашыгыз Фәүзия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев