Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җөмәдиял-ахр быел 29 көннәнме, әллә 30 көннәнме?

Сезнең сорауларга җавап алу өчен, кадерле укучылар, традиция буенча без айга бер тапкыр шәһәребез хәзрәтләренә мөрәҗәгать итәбез. «Җәмигъ» мәчетенең хөрмәтле имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллинның бүгенге җаваплары күп­ләребезгә иманыбызны ныгыту өчен тагын бер тая­ныч булсын.

– Төрле календарьда төрлечә бирелә. Әйтик, Җөмәдиял-ахр быел 29 көннәнме, әллә 30 көннәнме? Фәния календарендә бертөрле, Санкт-Петербургта нәшер ителгәнендә башкача. Кайсысы дөрес икән? Мондый бәхәсле очракларда нинди календарьга таянырга кирәк?

– Мөселманнар яшәгән жирлекләрендәге мөфтиятләренең календарен карарга һәм исәпкә алырга тиеш. Ул календарьларда бар нечкәлекләр дә исәпкә алынып, нәкъ менә сез яшәгән җирлеккә көйләнеп эшләнгән.
 

– Рамазан аенда ураза тотмый калган көннәрне аннары тотып бетерә алабыз. Ә намаз белән ничек? Мәсәлән, мин 12 яшьтән түгел, ә 35 яшьтә генә намазга бастым. Ул намаз укылмаган еллар шул килеш кичереләме?

– Хәнәфи мәзхәбе буенча, үлемгә кадәр намазларны тулыландыру өчен вакыт бүлеп бирелгән. Көнгә ничә намаз тәмамланырга тиешле билгеләнми. Шуңа күрә, сез үзегез өчен уңайлы тулыландыру графигын булдыра аласыз.

– Христиан динен тотучылар, өйдә ватык көзгене сакларга ярамый, диләр. Бу Ислам дине буенча да шулаймы?

– Ислам күзлегеннән караганда, бу дәгъваларның нигезе юк. Гомумән, билгеләргә һәм хорафатларга ышану, адымнарыгызны үлчәп яшәү, хәтта бөтен гомерегезне төзү – мөселман өчен дөрес түгел. Барысы да Аллаһ Тәгалә ихтыяры буенча була. Безнең Рәсүлебез (с.г.в.), аңа безнең салаватыбыз һәм сәламебез булса иде, безне тормышны раслаучы сүзләр сөйләргә, яхшылыкка ышанырга, яхшылыкка өметләнергә өндәде. Бухари җыентыгында мондый өземтә китерелгән: «Исламда начар күренешләргә ышану өчен урын юк ...» Алдан әйтеп үтелгән сүзләргә нәтиҗә итеп: шәригать кануннарында өйдә ярылган көзге саклауга тыю юк.


Тулы һәм аңлаешлы җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә, Илдар хәзрәт. «Иман нуры» рубрикасы битләрендә очрашуларга кадәр.

Әңгәмәне Илсөя Садыйкова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев