Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олылар күңеле нурга күмелде

«Эшләрен күркәм итеп башкаручыларны Аллаһ Тәгалә сөяр» (хәдис)

Бисмилләһир-рахманир-рахим!
Әссәләмегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтәһу!
Шушы көннәрдә мәдрәсә мөгаллимәсе Гөлсем ханым кеше арасына сирәк чыгып йөри торган өлкән кешеләрне мәдрәсәгә кунак итеп чакырды. Әлбәттә, бу гамәлне район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин белән Рамил хәзрәт Зәйнуллин да хуплап чыкты.
Мәҗлес, гадәттәгечә, Коръән сүрәләре белән башланып китте. Җыелучылар монда сөйләнгән вәгазь-нәсыйхәтләрне дә яратып игътибар белән тыңлап утырды. Аллаһ Тәгалә адәм баласын кайгы-хәсрәтләр, шул ук вакытта шатлык-куанычлар белән гел сынап тора. Болар һәркемнең башыннан уза. Монда җыелган кунакларның да һәркайсының үз язмышы, үз күргәннәре бар. Берсенең дә тормышы тигез юлдан гына шома бармагандыр. Сикәлтәле юлларны да узарга туры килгәндер. Шуңа күрә алар хәзер шушы тыныч тормышта яшәүләренә шатланышып, бар булганына риза булып яшиләр.
Мин үзем дә бу мәҗлескә олы яшьтәге (күз буенча инвалид) күршемне алып барган идем. Ул бик риза булып шатланып барды һәм «хәзрәтләр Коръән сүрәләре укыганда үземне бик матур чәчәк бакчасында йөргән кебек хис иттем», - диде. Кунакларны көтелмәгән тагын бер гамәл белән шатландырдылар. Табиб Альбина Солтанбекова теләүчеләрнең барысының кандагы шикәр күләмен тикшереп чыкты. Ә инде тәмле ризыклар белән тулы табын, аны әзерләүчеләр, җыештыручылар, ярдәм итүчеләр турында аерым язарга һәм барысына да зур рәхмәт әйтергә кирәк. Монда бит аз гына кеше җыелмады. Алар барлыгы 40-50 кеше иде. Тирәбездә олыларның күңелен күреп, ярдәмләшеп яшәүчеләр бар әле, Аллаһка шөкер.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. бу хакта менә ничек әйткән: «Әгәр кылган гамәлең кешеләргә шатлык китерсә, ул дөрес гамәл».
Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде, дигән сүзләр белән аерылыштылар хөрмәтле кунаклар, иншаАллаһ.
Дилә Исхакова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев