Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы якедә суган үсми, диләр

Шәрифҗановлар фамилиясен әйтүгә, Олы Яке җирлеге халкы тырыш, булган Асия һәм Әнәс абыйларны күз алдына китерә торгандыр, мөгаен.

Алар турында башкача уйлау мөмкин дә түгел. Шәрифҗановлар гаиләсе безне дә иртә язда башланган эш урынында - теплицада каршы алды. Асия апа баш күтәрми үсентеләре арасында мәш килеп, орлык чәчә, күчерәсен күчереп утырта иде.

- Эшләмәгән чагыбыз, гомумән, юк. Йоклаганда да аяк­лар селкенә кебек. Менә кәбестә, кишер, чөгендер, суган чәчтек. Җир өлгерүгә үк чыгарып утыртачакбыз, - дип сөйли Асия апа.

Без Олы Якедә апрель ахырында ук булган идек. Бүгенге көндә яшелчә үсентеләре ачык һавага чыгарып утыртылган инде. Безне аеруча суган үсентеләре үзенә җәлеп итте. Голландия сорт­лы суганны әле икенче ел гына чәчкәннәр. Ул бик тыгыз һәм матур итеп тишелеп чыккан. Аның күплегенә исең китәрлек. Бер савытта 574 данә суган үсә, ә андый савыт аларда 120 данә иде. Күз алдына китерәсезме, бу 70000 төпкә якын суган дигән сүз. Һәм шуны Шәрифҗановлар бер-бер кул белән чыгарып утырткан.
Алия Гаязова
Тулырак - газетаның 38нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев