Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Якедә глава үзе юл сала

Кышкы аклык эреп югалгач, кар астында качып яткан бөтен әшәкелек баш калкыта. Ниләр генә ашамыйбыз да, ни генә эчмибез икән. Чүп савытына илтми генә, кая эләксә, шунда тотып атабыз, машина тәрәзәсеннән юл кырыена гына ташлау да берни тормый. Рәхәт ич, кемдер барыбер җыя.

Ә чүп өеме, чынлап та, елдан-ел арта. «Галәмәт күп чүп җыйдык быел, каян гына шулкадәр килгәндер, узган ел алай ук түгел иде», - ди Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. Ә биредә территорияне кечкенә диеп әйтеп булмый. Үзәк юл кырыен гына да Ключидан алып, Уразлыга кадәр чистартканнар. Быел биредә халыктан җыелган үзсалым акчасына обелиск та яңартылган, бәйрәм алдыннан монда да зурлап өмә уздырылган. Хәзер тирә-юньне танырлык түгел. Әлбәттә, авылны чистартуда мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка оешмада эшләүчеләр актив катнаша. Һәм бөтен авылны матурлату өчен һәркемнең актив булуы мөһим. Капка төпләрен, үз территорияңне җыештырырга кирәклеге турында белдерүләр эленгән. Һәм авыл халкы үз капка төбен ялт иттереп куйган, чөнки ел да Олы Яке авыл җирлегендә «Иң чиста йорт» бәйгесе уза һәм аңа йомгак Сабантуй бәйрәмендә ясала. Олы Якедән - ике, Каратмәннән - бер, Уразлыдан бер йорт хуҗасы җиңүче итеп билгеләнеп, бүләккә лаек була.
Киләчәктә Олы Яке тагын да ямьләнеп, алмагач бакчасын хәтерләтер дип ышанасы килә. Клуб һәм мәктәп яны территориясенә, чәчәкләрдән тыш, 30 төп алмагач та утыртканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев