Олы Яке авыл җирлеге коллективы шушы көннәрдә өй туен билгеләп узды.
Ниһаять, капиталь ремонттан соң, бина куллануга тапшырылды. Заманча җиһазландырылган, якты, матур, ә иң мөһиме барлык уңайлыклары тудырылган авыл җирлеге бинасы халыкны кабул итәргә әзер.
Ачылу тантанасында район башлыгы Александр Тыгин да катнашты. Ул коллективны бәйрәм белән котлап, суыткыч бүләк итте. "Мондый мөмкинлекләр булганда, мин өйгә кайтмыйча да эшли алам хәзер,"- дип шаяртты авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев