Яшәеш
Олы Ачасырда шугалак ачылды
Узган ел Олы Ачасырда авыл халкы көче белән шугалак барлыкка килгән иде. Ул быел да халкына хезмәт күрсәтәчәк. Яшьләр уртак көч белән чистартып, боз катырып та куйды.
Авыл халкы бердәмлеге белән аерылып тора.
Быел исә капкада торучы өчен кием алырга исәпләре. Шуңа да халыкка мөрәҗәгать белән чыкканнар. Тамчыдан күл җыела, диләр. Хәлдән килгән кадәр ярдәм күрсәтелер, егетләргә костюм алырга булышучылар табылыр дип ышанабыз. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта яшьләр генә түгел, ә авыл апалары да спортка тартылды. Алар һәр кич Скандинавия йөрешенә чыга. Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарының берсендә укырсыз.
Фото Ачасыр авылы группасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев