Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Яке авыл җирлегенең Каратмән авылында чишмә төзелде

Инде язганыбызча, чишмә янында үзенә бертөрле йорт барлыкка килде, моннан тыш чишмә янындагы территорияне матурладылар, басма, юллар ясалды, баскыч куелды, янәшәдә куаклар һәм 25 алмагач утыртылды.

Эшләр төгәлләнгәч, зур бәйрәм ясап, чишмә тантаналы рәвештә ачылды.

- Бүген авылда 254 кеше яши. Халык җыенында миңа чишмәне төзекләндерүне теләп мөрәҗәгать иттеләр. Барлык эшләр иганәчеләр ярдәмендә һәм халыкның үз акчасына башкарылды. Әйтергә кирәк, бу үзара салым программасы түгел, ә кешеләрнең инициативасы. Барысына да рәхмәт! - ди җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев