Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Шырдан авылында «Ныклы гаилә - ил терәге» исемле әдәби чара булып узды

Олы Шырдан авылы мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышлап «Ныклы гаилә - ил терәге» исемле әдәби чара булып узды.

 

- Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Чарага килгән кунакларыбызга бу датаның килеп чыгу тарихын сөйләдек, җырладык, биедек һәм бергә, бер гаилә булып, бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттек, - дип уртаклашты Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев