Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Шырдан авылы чишмәләргә бай. Һәрберсенең үз тарихы, исеме бар.

Авылыбыз чишмәләре турында китапханәчесе Мөслимә Каюмова Бөтен дөнья Татар иҗтимагый үзәге үткәрә торган әдәби марафонда «Авылым гүзәллеге» дигән сәхифәсендә язып барды. Аларның барысы да авылыбызны бизи.

Чәй суы (Чапай) чишмәсенә аерым тукталасым килә. Элек-электән әби-бабайларыбыз шушы чишмә суын эчкән,биредә яшьләр кичке уеннар оештыр ган, вәгъдә бирешкән, улагында кер чайкаган.
Хәзер йортларга су керсә дә, авылдашлар нәкъ шушы чишмә суын эчә, шәһәргә дә алып китәләр.
Авыл җирлеге башлыклары чишмәләрне чистарту, халыкны тәмле, чис та, шифалы су белән тәэмин итү максатыннан, шактый хезмәт куя. Чәй суы (Чапай) инешенә дә бура корып куелган, басмалары гел чиста. Тик менә чишмәгә бара торган сукмак тар, яңгырлы һәм кыш көннәрендә анда барулары бик җайсыз иде.
Авылдашыбыз Гумәр Җәләлев чишмәгә юл салырга хыялланган. Узган көздә ул сукмакны трактор белән эттертеп тигезләтте, киңәйтте, вак таш салдырды. Бу игелекле эштә аңа Илдар Батталов, Ирек Сафин булышты. Уйлап карасаң, Гумәр Җәләлев акчасын, вакытын, хезмәтен кызганмыйча шул изге эшне башкарып чыкты. Ә быел ул чишмә юлына карлыган куаклары утыртты. Берзаман алар үсеп китеп, чишмәгә суга килгән кешеләрне тәмле җимешләре белән куандырырлар әле.
Авылдашларыбызның шундый хезмәтен күргәч, күңел сөенә. Бердәм булыйк, изгелек кылыйк! Шул вакытта гына чишмә, күл, елга буйлары чиста, тәртиптә булыр.

Зәйнәп Гатауллина. Олы Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев