Олы Ачасырда Сайлау көнне
Бүген илебез өчен мөһим вакыйга – РФ Президентын сайлау көне. Сайлау көне авыл җирендә һәрвакытта да бәйрәмгә тиң вакыйга инде ул. Чөнки иртәдән халык сайлау участогына ашыга. Ә анда авылның үзешчән сәнгать осталары җыр-бию, кайнар чәй һәм коймак белән каршы ала.
Әлбәттә инде, авыл җирлекләрендә иң беренчеләрдән булып, гражданлык бурычын үтәргә дип, укытучылар һәм табиблар бара. Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында урнашкан мәдәният йортына да төркем булып укытучылар килде.
-Бүгенге сайлаулар кешенең гражданлык позициясен, үз илендәге әһәмиятле вакыйгаларга мөнәсәбәтен күрсәтә. Мин республикамны, туып-үскән, яши торган авылымны яратам. Алга карап яши, эшли белгән, халык турында кайгырта торган җитәкче генә тормышны алга илтәчәгенә, төбәгебезне бәрәкәтле, имин яшәтә алуына ышанам. Тавыш биргәндә шуларны күз алдында тотачакмын. Безнең тавышыбызга киләчәк алты елда илебезнең, республиканың тормышы бәйле. Әлбәттә, сайлауга барыр алдыннан ук, кемгә тавыш бирәчәгемне хәл иттем инде, - дип сөйли ветеран укытучы Рафаэль Шәйхуллин.
- Безнең алда бик зур чара – Россия Федерациясе Президентын сайлау тора. Һәм мин киләчәктә илебез белән булдыклы, үз сүзен өздереп әйтүче, үз Ватанының патриоты булган кешенең илбашчы булачагына зур өметләр баглап сайлауга килдем, - дип фикерләре белән уртаклашты укытучы Ленар Гатауллин.
Олы Ачасыр мәдәният йортында бүген шулай ук ярминкә дә гөрли. Җаның телгән әйберне арзан бәядән сатып алырга мөмкин. Нинди генә тәм-томнар, кул эшләре юк монда. Биредә концерт карап кына калмыйча, төрле спорт ярышларында да катнашырга була. Һәм сайлау көнне беренче тапкыр “Иң оста кыстыбый пешерүче” бәйгесе дә үткәрелә. Авылның иң оста пешекче апалары үзләре генә белгән рецепттан әзерләгән, авыз суларын китерерлек, татар халкының иң тәмле ризыгы кыстыбый тәкъдим итә. Шулай булгач, әле кем сайлауга килергә өлгермәгән, соңга калмагыз. Берьюлы берничә куян койрыгын тотып кайтарсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев