Олы Ачасырда һәр чишмә каралган, төзек
Шушындый авылдашлар белән горурланмый мөмкинме соң?
Олы Ачасырда кайсы гына чишмәгә барма, һәрберсе каралган, чистартылган, шөкер. Безгә «Ат улагы» дигәне аеруча ошый, суы бигрәк тәмле, юшкыны да юк. Ураза гаете көнне бирегә су алырга килгән идек, Әхмәтовлар бар гаиләсе белән чишмә буйларын чистартып, бурасын юып, буяп куйганнар. Нинди саваплы, игелекле эш бит, ә! Оныкларына да матур үрнәк күрсәтәләр. Шушындый авылдашларым булганга, горурланып куйдым әле, афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев