Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасырда фаҗига

​​​​​​​Олы Ачасыр авылында чыккан янгында 55 яшьлек ирнең гомере өзелде.

Янгынны беренчеләрдән булып күршеләр күреп, янгын сагына шалтырата. Беренчеләрдән булып урынга Олы Ачасырның ирекле янгын сагы килеп җитә. Янгын сүндерү машинасын йөртүче Әнвәр Кадыйров мондый янгыннарны үз авылында гына түгел, күрше авылларныкын да сүндерә.  Аларга ярдәмгә 154нче янгын-коткару часте, Норлат бүлеге коткаручылары да килеп җитә. Янгынны сүндергәндә алар бүлмәләрнең берсендә өй хуҗасының тынсыз гәүдәсен табып ала.

Авылдашлары сөйләвенчә, һәлак булучы өйдә берүзе генә яшәгән, еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган. Элек тә монда тәмәке төпчегеннән  ут чыгулар булгалаган. Аларны үзе сүндерә дә торган булган. Әмма соңгы тапкыр исерек килеш тәмәке тарту аның өчен   фаҗига белән тәмамланды. Шуның белән ул, кызгыначка,  районда  быелгы икенче янгын корбаны булды.

Шуны да билгеләргә кирәк, янгын чыгарга бер көн алдан Олы Ачасырда халык җыены булган иде. Анда янгын иминлеге турында 154нче янгын-коткару часте җитәкчесе Рәүф Галиев чыгыш ясады. Әмма фаҗига үзен озак көттермәде. Эчкечеләр  кисәтү-аңлатуларга карамый, колак салмый шул.

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны район һәм шәһәр халкын ут белән сак булырга, исерек килеш урын өстендә тәмәке тартмаска чакыра. Сак булыгыз! Үзегезне саклагыз!

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев