Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Олы Ачасыр кызлары табигать кочагында ял итә

Олы Ачасыр кызлары бер генә дә эшсез тормый!

 Авылыбызның уңганнары җир җимертеп эшлиләр дә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр!  Җәй рәхәте дәвам итә: күктә кояш елмая, болыннар төрле чәчәккә күмелә, ә тау битләрендә кып-кызыл булып җиләк өлгерде. 

- Шушы гүзәл матурлыклар белән хозурланып, авылыбызның апа-кызлары белән бергәләп табигать кочагына чыктык. Рәхәтләнеп җиләк ашадык, шифалы дару үләннәре җыйдык һәм чын күңелдән ял иттек. Табигатьтә генә түгел, күңелләрдә дә бәйрәм иде — җырладык та, биедек тә, хәтта ярышып та алдык, - дип яза мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалина.

Бердәм булып, шулай бергә-бергә ял итүгә ни җитә! Сез дә җәйге көннәрне файдалы һәм күңелле үткәрегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев