Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкәннәр өчен кирәкле бүләк

Яшел Үзән районында янгын датчикларын урнаштыруның чираттагы этабы тәмамланды. 840 датчик ялгыз яшәүче өлкән пенсионерлар яши торган йортларда һәм фатирларда урнаштырылды.

Янгын сүндерүчеләр барлыгы 227 адрес буенча булып, автоном хәбәрчеләр урнаштырып кына калмыйча, хуҗаларга бу приборларның эшләү принцибын җентекләп аңлатты, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртте.
Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясе өч ел элек старт алган иде. 2016 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе күп балалы һәм имин булмаган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар яши торган йортларны янгынга каршы приборлар белән тәэмин итү тәкъдиме белән чыкты. Инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Бу вакыт эчендә әлеге категориядәге 8330 йортта 29 мең 780 датчик урнаштырылды һәм алар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте.
Вакытында хәбәр биргән приборларның кеше гомерен саклап калган очраклары Яшел Үзәндә дә булды. Әйтик, 2017 елның декабрь аенда Серов урамындагы торак йортларның берсендә янгын вакытында, датчикның сигналы аркасында, күп балалы әни балалары белән урамга йөгереп чыгарга өлгерә. Тагын бер мисал, күптән түгел Васильево бистәсендә булды. 82 яшьлек ялгыз әби яшәгән йортта янгын чыга. Кызган мич аркасында башта мунчага ут каба, ә аннан соң верандага һәм торак йортның түбәсенә күчә. Бер бүлмәдә янгын хәбәрчесе эшли башлый. Аңа да датчиклар хәйрия акциясе кысасында куелган була. Хуҗабикә урамга чыгып өлгерә һәм исән кала.
Республика буенча, тулаем алганда, хәбәрнамәләр белән эшләү нәтиҗәсендә, 16 очракта 54 кешенең гомере коткарыла, шул исәптән 28 баланың. Мондый приборларны урнаштыруның нәтиҗәлелегенә һәм зарурлыгына ГТХМ хезмәткәрләре дә, йорт хуҗалары да шикләнми. Аларны һәркем үз йортында урнаштыра ала. Якынлашып килгән өлкәннәр көнендә олы яшьтәге әти-әниләр яшәгән йортларга шундый хәбәрнамәләр кую бәйрәм бүләге була ала. Котлаулар һәм изге теләкләр белән беррәттән, ялгыз картлар өчен, һичшиксез, кирәкле һәм файдалы бүләк булып, аларның гомерен саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев