Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Өлкән буын» федераль партия проектлары кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү

«Зеленодольск шәһәренең һәм аның халкының истәлекле даталары» җирле партия һәм «Өлкән буын» федераль партия проектлары кысаларында Яшел Үзән шәһәре партиячеләре һәм «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Яшь гвардия активистлары өлкәннәр көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Гаврилов Генрих Данил улына адреслы ярдәм күрсәтте.

Өлкән яшьтәге гражданнар безнең тирән рәхмәтебезгә һәм ихтирамыбызга лаек. Ләкин моннан тыш, алар яшьләре һәм сәламәтлек шартлары аркасында һәрьяклы ярдәмгә мохтаҗ.

"Өлкәннәргә күрсәтелгән һәр ярдәм, яшь буын вәкилләренең игътибар билгесе алар өчен бик мөһим. Аларга ярдәм итү – безнең бурычыбыз", - диде партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Валерия Кузнецова.

 

Чыганак: Зеленодольск Life  телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев