Олимпиадада катнашырга ашыгыгыз
Яшьләрнең иҗади мөмкинлеген үстерү, аларны фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Россия Федерациясе федераль хезмәте идарәсе 2015 елның 1 ноябреннән 20 декабрьгә кадәр наркомания һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрне кисәтү өлкәсендә студентларның иҗади Бөтенроссия олимпиадасының республика этабын уздыра.
Ул 4 номинациядә узачак. Әлеге олимпиаданың положениесен УФСКН сайтының "Профилактика/Антинакркотические конкурсы" бүлегеннән табарга була.
Эшләр 2015 елның 20 декабренә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев