Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ольга Павлова техник прогресс турында Конституциягә төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлатты

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты бу төзәтмә якын киләчәктә илнең үсеш стратегиясен күрсәтә дип саный.

ТР Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова фәнни һәм техник прогресска омтылыш РФ Конституциясендә беркетелергә тиеш дип саный. Үз фикере белән ул “Татар-информ” хәбәрчесе белән уртаклашты.

"Россиянең фәнни-техник прогресска омтылышы - ул хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше һәм икътисад үсеше нигезе. Икътисад үсеше гражданнарыбызның иминлеген, муллыгын арттырырга ярдәм итәчәк, шуңа күрә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча һәртөрле чаралар күрү, фәнни, технологик прогресс өчен шартлар тудыру бик мөһим. Бигрәк тә хәзер, безнең ил, бөтен дөнья кебек үк, пандемия тарафыннан коронавирус инфекциясе китереп чыгарган икътисади нәтиҗәләр кичергәндә ", - дип белдерде Павлова.

Аның фикеренчә, Россиядә прогрессив яшьләр өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу очракта яшь кадрлар кертергә һәм икътисадый кризистан чыгуга ярдәм итүче идеяләрне тормышка ашыра алыр иде. Моның өчен фәнни белем бирүне үстерергә, һөнәри әзерлек өчен шартлар тудырырга кирәк, укучылар хәзерге заман таләпләренә, шул исәптән ясалма интеллект булдыруны да кертеп, әзер булсын өчен. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның нигезе булып җитештерүнең фәнгә нигезләнгән ысуллары торырга тиеш, алар вакытны, эш процессын оптимальләштерергә һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

«Барлык бу чаралар табышны, технологик производстволарның керемлелеген, хезмәт хакы дәрәҗәсен, гражданнарыбызның байлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шуның белән икътисадның үсеше дә артачак. Боларның барысы да алга таба да дәүләтебезгә социаль ярдәм чараларын күбрәк гамәлгә ашыру өчен кирәк, - дип саный Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты. Россиянең фәнни-техник прогресска омтылуы турында төзәтмәләр кертү илнең якындагы һәм озак вакытлы перспективага үсеш стратегиясен күрсәтә, дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев