«Казанда күп тапкыр булганым бар, әлеге кунакчыл, ягымлы, кояшлы шәһәргә мин гашыйк булдым. Аны 200 сумлык купюрада күрәсем килә. Мин #200Казань өчен тавыш бирәм", - дип язган ул үзенең Instagram битенә.
Социаль челтәрләрдә #200казань хэштегы актив кулланыла. Казан өчен җырчы МакSим, «Мураками» группасы cолисткасы Диләрә Вагапова, «This is Хорошо» шоуын алып баручы Стас Давыдов, Россия блогерлары Мария Горячева, Эльнар Мансуров, Полина Бржезинская, Пелагея Гоматина, Плюшевая Ксюша, Акылбек Бисикенов, Андрей Глазунов һәм башка бик күпләр тавыш бирә.
Нет комментариев