Олег Коробченко Яшел Үзән сөт комбинатында булды
ТР вице-премьеры - Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко шәһәр мэры Михаил Афанасьев белән берлектә ЗМК җитештерү мәйданчыкларын карады, анда быелның беренче яртыеллыгында 119 мең тоннага якын сөт-чимал эшкәртелгән.
- Агымдагы елның беренче яртыеллыгында предприятиедә 56, 3 мең тонна продукция җитештерелде - бу 107 миллион төргәк сөт продуктлары, бу 2024 елның шул ук чорына караганда 7 процентка күбрәк. Бүген Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 120дән артык үз атамасын, шулай ук Россия ритейлерлары өчен 39 төр продукция чыгара, – дип сөйләде Афанасьев.
Моннан тыш, визит кысаларында Олег Коробченко "Яшел Үзән" микрорайонындагы "Unicum Land" балалар бакчасында булды һәм дүрт сайлау участогында участок комиссияләрен сәламләде.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев