Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Октябрьская урамындагы күпер аша транспорт хәрәкәтенә өлешчә чикләүләр кертелде

Бу, барыннан да элек, йөк машиналарына һәм пассажирлар транспортына кагыла.

Бүген Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Октябрьская урамында юлүткәргеч аша хәрәкәтне өлешчә чикләү мәсьәләләре буенча ашыгыч киңәшмә уздырды.

Автомобильләр йөри торган күпер терәкләре янындагы түшәлгән комның утыруы сәбәпле инфраструктура объектлары йөкләнешен вакытлыча киметү зарурлыгы барлыкка килде.

Йөк һәм пассажир транспорты өчен яңа маршрутлар әзерләнде, биредә хәрәкәтне ЮХИДИ хезмәткәрләре көйли.

Объектны тикшергәннән соң, белгечләр булачак кирәкле карарлар кабул итәчәк. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев