Октябрь һәм Васильево бистәләрендә бакча участокларын су басты
Бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтенә "ОЗОН" һәм "КАПО-3" бакчачылык җәмгыятьләрен су басу турында хәбәр килү белән, су баскан урынга МЧС хезмәткәрләре чыгып китә. Бакчачылык җәмгыятьләре рәисләре сүзләренә караганда, мондагы дача йортларында беркем дә даими рәвештә яшәми, гадәттә хуҗалары ял көннәрендә генә килә.
Идел елгасында су күтәрелү сәбәпле 11 җир участогына су кергән. Бигрәк тә "Озон" җәмгыятендә хәл катлаулы тора. Анда 2 аллея, өлешчә тагын бер аллеяне, барлыгы 98 бакча участогын су баскан. 30 йортта су өй эченә үк кергән, 20сенең фундаментына кадәр генә. Болардан тыш, автомобиль юлы су астында калган. Әгәр дә Идел елгасы 15-20 сантиметрга күтәрелсә, Васильево-Октябрь бистәләре арасындагы юл да су астында калырга мөмкин. Бакчачыларның үзләренең сүзләренә караганда, су басулар монда 3-4 елга бер тапкыр кабатланып тора. Октябрь һәм Васильево бистәләрендәге йортларны су басу куркынычы янамый.
МЧС хезмәткәрләре кисәтүенчә, су баскан бакчачылык участоклары хуҗалары иминият компанияләренә турыдан-туры үзләре мөрәҗәгать итә ала. Ә МЧС иминият комапанияләре белән эшләми.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны матбугат хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев