Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Октябрьский бистәсендә шәхси йорт янган

15 – 21 декабрьдә янгын сүндерүчеләр 11 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 3есе ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Сәйдәшев урамындагы йортта ут төртүдән кәнәфигә ут капкан. Бу очрак буенча урынга янгын сүндерүчеләр чакыртылган.

«Ком карьеры» гаражлар җәмгыятендә, электр үткәргечендәге төзексезлектән, «ВАЗ-2109» автомобиле яна башлаган. Автомобильнең 2 квадрат метрына зыян килгән.

Октябрьский бистәсенең Молодежная урамында электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозу шәхси йортта янгын чыгуга китергән. Нәтиҗәдә, йортның һәм сарайларның 130 квадрат метрына, «Ларгус» автомобиленә зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев