Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Октябрь аена халык сынамышлары

Октябрь җылы булса – кыш салкын килә.

  •  Октябрьдә күк күкрәсә – карсыз, кыска һәм йомшак кышка.
  •  Октябрьнең кайсы көнендә салкыннар бәрсә, киләсе елның апрелендә шул числодан җылы көннәр башлана.
  •  Кар октябрьнең ничәсеннән ява, апрельдә шул көннән яз ачыла.
  •  Әгәр дә октябрьдә кар ятса, язын кар кырлардан озак китмәс.
  •  Беренче кар чын кышка кырык көн кала ява.
  •  Яфраклар тиз коелып бетсә – кыш зәһәр була, ә яшел килеш агачта озак торса – кыш кыска, бераз суыклар белән килә.
  •  Октябрь башында каенга кара – әгәр дә яфраклары коелмаган икән, кар соң ятачак.
  •  Октябрьдә кошлар җиргә якын очса – иртә һәм суык кышка.
  •  Чыршыда күркәләр күп булса – сабан ашлыгы уңачак.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев