Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өйләрдә коры булачак

Шәһәребезнең Мәскәү урамындагы яңгыр сулары агып китә торган урын белән мәсьәлә уңай хәл ителде.

Исегезгә төшерәбез, ике ай элек редакциягә Тимирязев һәм Мәскәү урамнарында яшәүчеләр яңгыр канализациясенең иске булып, җимерелү сәбәпле, су басу проблемасы белән мөрә җәгать иткән иде. Безнең район башлыгы Михаил Афанасьев, ТКХ департаменты, «Мичурин» территориаль иҗтимагый үзи дарә рәисе ярдәме белән су агызу өчен яңа трасса салынды.

 
📌– Беренче чиратта Михаил Павловичка һәм ТКХ департаменты җитәкчелегенә яңгыр канализацияләрен вакытында алыштырганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Хәзер безнең йортларда да коры булачак,
дип шатлыгы белән уртаклаша Тимирязев урамында яшәүче Зилә ханым.

Без исә редакция ярдәме белән бу хәлнең уңай чишелешенә чиксез шатбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев