Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өй янында уйнап йөргән 3 баланы йөртүчесе үлгән машина бәрдергән

«Якынча белешмә буенча, аңа инсульт була», – диелә ведомство хәбәрендә.

Краснодар краеның Брюховецкий районында Переяславская станицасында фаҗига була. Машина йөртүче рульдә үлә һәм балалар мәйданчыгына килеп бәрелә. 3 бала имгәнә, алар хастаханәдә. 

Фаҗига 8 сентябрьдә көндезге 3ләр тирәсендә була. Идарә ителми торган «семерка» шәхси йорт янында ясалган балалар мәйданчыгындагы карусельгә барып керә.

Машина белән 69 яшьлек ир-ат идарә иткән. Карусельдә 4, 7 һәм 8 яшьлек өч бала булган.

«Балалар уртача авырлыкта имгәнә», – дигәннәр Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, рульдә ир-атның хәле китә. Ул авария мизгелендә үлә.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев