Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Өф-өф итеп» үстерәбез, гаеп үзебездә

#әйтәмәле

Шәһәр балаларының мәктәп тирәсен себереп йөргәннәрен күрдем бер көнне. Җәйге практика узулары. Ииии, мин әйтәм, эшлиселәре килми инде, тамчы да. Телефон тотып, диванда яту түгел бит ул. Гомумән, хәзерге буын ялкау. Әти-әниләр шулай «өф-өф итеп» үстерәбез, гаеп үзебездә. 

Шунда безнең авылда суган, чөгендер, бәрәңге кырында эшләгән чаклар искә төшә. Очы-кырые күренмәгән буразна... Чүбен утау, алу, сентябрь, октябрь айлары басуда үтте, уку кайгысы юк иде. Колхозның бер генә эше дә мәктәп укучыларыннан башка узмады. Хәзергеләрне эшләтергә кот очып тора. Яңгырлы, салкын көндә бәрәңге җыярга чыгарып җибәрсәң, «әни» дип елап кайтачаклар, билләһи.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев