Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Оча торган автомобильләр сатуга чыга

Словакиянең Aeromobil компаниясе 2017 елда оча торган автомобильләр җитештерә башлаячак.

Озынлыгы 6 метрлы автомобильләр җирдә сәгатенә 160 чакрым тизлек белән җилдерә алса, күктә тизлеге 200 чакрымга җитәчәк икән. Дөрес, әлегә кайбер проблемаларны чишәргә кирәк. шуларның берсе - очып китү өчен автомобильгә 200 метр озынлыктагы полоса кирәк. Шуңа да ул урам уртасында күтәрелеп китә алмаячак. Димәк, махсус аэродром, яисә вертикаль старт алу технологиясен эшкә җигәргә кирәк була дигән сүз.


Икенче проблема - техниканың бәясе. Ул йөзләгән мең евро торачак, диелә. Димәк, сатып алучылары да күп булмаячак.

Интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев