Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч кеше, шул исәптән яшүсмер, Казан янында квадроциклда агачка бәрелеп, һәлак булды

Бүген Татарстан Республикасы Биектау районының Шигали авылында төнге берләр тирәсендә үлем очрагы белән бәйле юл-транспорт һәлакәте була, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Квадроцикл йөртүче идарәне югалта, юлдан кюветка оча, анда агачка бәрелә. Алынган җәрәхәтләрдән шофер һәм 37 яшьлек пассажир шунда ук үлә. Квадроциклның 17 яшьлек пассажиры хастаханәгә китерелә, анда күпмедер вакыттан соң вафат була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, шофер шлемда булган, ә пассажирлар баш киемсез.

"Биектау районы прокуратурасы тикшерү барышын контрольдә тота. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә", - дип аңлатты ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев