Өч ел эчендә республика ярдәм фондыннан 6 меңнән артык кешегә түләнде
Аларның яртысыннан артыгы банкларның банкротлыгыннан күргән зыяннарын каплады.
Өч ел эшләү дәверендә Республика ярдәм фонды банклар банкротлыгыннан зыян күргән 6 меңнән артык физик һәм юридик зат акчасын түләгән. Аларның яртысыннан артыгы үз зыяннарын тулысынча каплаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
"6101 кешегә 2 млрд. сум тирәсе түләнгән, өстәвенә 3617 кеше, ә бу 55%, үзләренең кайчандыр югалган акчаларын тулысынча кайтарганнар", - диде Нигъмәтуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, Республика ярдәм фонды проекты Россия өчен уникаль һәм РФнең башка бер генә субъектында да мондый оешма юк.
Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Республика ярдәм фонды 1 сентябрьдән банкротлыкка чыккан Татарстан банкларының кертемнәренә 300 мең сум түли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев