Өч тапкыр олимпия чемпионының йөрәге тибүдән туктады
Өч тапкыр олимпия чемпионы Анфиса Резцованың йөрәге тибүдән туктады
Анфиса Резцова уникаль спортчы, чаңгы узышында да, биатлонда да Олимпия уеннарында җиңү яулаган бердәнбер кеше!
Дөнья спортында якты эз калдырган данлыклы Олимпия чемпионы 59 яшендә вафат була. Аның элекке ире Леонид Резцов ТАССка хәбәр иткәнчә, ул 15 октябрьдә хастаханәгә салынган, ә 19ы көнне кич белән реанимациядә аңына килмичә вафат булган. Үлемнең башлангыч сәбәбе - йөрәк туктавы.
Күрәсең, Резцованың бу мөһим орган белән җитди проблемалары булган, чөнки март аенда ул йөрәк өянәге кичергән, өйдә аңын югалткан һәм шулай ук хастаханәгә салынган.
Узган ел Анфиса Анатольевна Зеленодольск районына килә, Васильево бистәсенең 3нче спорт мәктәбендә була, анда аның яраткан кышкы төрләре – чаңгы узышлары һәм биатлон үсеш ала. Яшь спортчылар һәм тренерлар белән очраша, үзе турында яхшы истәлек калдыра.
Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев