Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч кызны көчләгән ирне рәшәткә артына җибәрделәр

Бу кеше үз өендә системалы рәвештә ике балигъ булмаган үги кызын һәм үз кызын кыйнаган һәм көчләгән.

ТР Яшел Үзән шәһәр суды 44 яшьлек җирле яшәүчене балигъ булмаганнарны көчләгән һәм газаплаган өчен катгый режимлы төзәтү колониясендә 18 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзага хөкем итте. Аңа шулай ук "рәсми документларны юк итү" һәм "чит милекне юк итү һәм зыян салу" маддәләре буенча гаепләү белдерелде. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2012 елның маеннан 2020 елның маена кадәр Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында ир-ат үз йортында даими рәвештә ике балигъ булмаган үги кызын һәм туган кызын кыйнаган һәм көчләгән, дип билгеләнгән. Моннан тыш, гаепләнүче үги кызларының документларын һәм мобиль телефонын юк иткән.

Ир үз гаебен танымаган. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

 

 Фото Интересный Зеленодольск I Новости События Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев